Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара Җир көненә багышланган чара.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара Җир көненә багышланган чара узды.

Әлеге чараның максаты-социаль хезмәтләр алучыларның экологик культура күнекмәләрен формалаштыру. Бәйрәмдә интернат-йортында яшәучеләр бу көнне ни өчен бөтен дөньяда билгеләп үтүләрен белделәр, викторинада уйнадылар, «Җир – безнең уртак йортыбыз, анда булган бөтен нәрсәне сакла! " дигән плакат ясадылар», аны матур чәчәкләр белән бизәделәр,  чара туган табигать һәм җир турында яраткан җырлар башкару белән тәмамланды.

Хезмәткәрләр дә, яшәүчеләр дә әлеге чарадан бик канәгать калдылар. Бу көн планетаның барлык торак почмакларында яшәүче һәр кешегә олы уртак йортыбызга - җиребезгә рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International