22 апрель, дүшәмбе.
“Язгы игелек атнасы” кысаларында «Александров бакчасы» паркында Алабуга “Доверие” үзәге белгечләре тарафыннан «Безнең спорт гаиләсе» дигән спорт эстафетасы оештырылды. Спорт эстафеталары-балаларның актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә булган кызыксынуларын арттыруның иң яхшы ысулы, шулай ук коллективлык һәм ярдәмчеллек хисе тәрбияләүгә булыша! Уен барышында балалар ике командага бүленде, спорт белән бәйле табышмаклар чиштеләр, соңыннан катнашучыларга спорт инвентаре белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Спорт атмосферасы биләп алган балалар ишегалды уеннар уйнарга тәкъдим иттеләр. Балалар бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, көлделәр һәм җиңүләргә шатландылар. Үзәк белгечләре уздырылган эстафета балаларда спорт белән кызыксыну уятты һәм аларны яңа казанышларга рухландырды, дип өметләнә.