Аксубай үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Библиосумерки» акциясе узды. Әлеге чарада Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты. Программа бик бай һәм кызыклы булды - төрле станцияләр буенча КВЕСТ-сәяхәтләр, мастер-класслар, ашамлыкларны дегустацияләү. Китапханәнең барлык заллары импровизацияләнгән тематик мәйданчыкларга үзгәртелде, аларның һәркайсы үз программасын тәкъдим итте. Килүчеләрне бик күп кызыклы сюрпризлар һәм көтелмәгән хәлләр көтте. Һәр узган этап өчен балалар жетоннар эшлэп алдылар, аннары алар ул жетоннарны татлы призларга алыштырдылар.