Сәнгатьнең иң яшь төре булган телевидениенең халык арасында популярлыгы зур һәм кешеләр тормышында ул әһәмиятле роль уйный.
«Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучыларының «Чаллыда эшлә» шәһәркүләм акциясе кысаларында «Эфир» телекомпаниясенә оештырылган экскурсия вакытында профессиональ эшчәнлекләре телевидение белән бәйле булган кешеләрнең эше белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булды.
Шәһәребезнең 7нче мәктәбендә укучы яшьтәшләре белән берлектә балалар җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч Люция Карпованы игътибар белән тыңладылар, яңалыклар бүлегендә, павильоннарда булдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, тележурналистлар тормышы турында кызыклы очраклар, кадрга кермәгән мәзәк хәлләрне белделәр.
Телевидение – XX гасыр фәнни-техник могҗизаларының берсе, әле дә үзенең барлык серләрен ачмаган. Бәлки нәкъ менә безнең экскурсиягә килүчеләр арасында бу өлкәдә гаҗәеп ачышлар ясаучылар булыр.