Алабуганың “Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы филиалының” активистлары балигъ булмаган балалар белән очрашу уздырдылар

2019 елның 19 апреле, җомга

19 апрель, җомга

        “Язгы игелек атнасы” кысаларында Алабуга “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм балалар «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы»ның активистлары белән очрашуда катнаштылар. Әлеге очрашуның максаты-яшьләр арасында мәдәният һәм әхлак пропагандалау, дөнья халыкларына карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Очрашу барышында балалар Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең Татарстан Республикасының мәдәни – милли диаспоралары вәкилләре төркеме булуын, аларның эшчәнлегенең төп максаты-халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау икәнен белделәр. Алар балаларны яшьләр хәрәкәте оештырган чараларга чакырдылар, шулай ук «Ак квадрат»театр – студиясенең спектакльләре турында фильм күрсәттеләр. Хәрәкәт активистлары белән очрашу балаларга тирән тәэсир калдырды һәм халыклар арасында мәдәниятне сакларга һәм дуслыкны ныгытырга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International