“Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр «Талпан энцефалитын китереп чыгаручы сәбәпләр” белән танышты

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та  тәрбияләнүчеләр өчен реабилитация бүлеге белгечләре Малолеткова Елена, Людмила Җамалетдинова, Альбина Сираева, медицина хезмәткәрләре Анастасия Березина, Алия Ярмушева, медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә «Талпан энцефалитын китереп чыгаручы сәбәпләр» темасына танып белү кичәсен оештырды.

Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе - урман бете. 

Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция - кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә.

Чарада катнашкан социаль хезмәтләрдән файдаланучылар әлеге кичә барышында бик күп кызыклы мәгълүмат ишетте, сорауларына җавап тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International