“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Бу дөньяда шундый егет яшәгән!” дигән әдәби сәгать

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Ялкын» клубына йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен, 1-нче филиал китапханә белгече Рәмзия Фәхрутдинова, Василий Шукшин иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде.

Чараның максаты: җәмгыятьнең рухи кыйммәтләренә, милли хәтеренә карата позитив мөнәсәбәт булдыру  иде.

 “Игелекле кешеләр булмаса, тормыш күптән туктатылыр иде”-ди, В.М. Шукшин.

Китапханәче, “Ялкын” клубы катнашучыларына танылган совет кинорежиссеры, актер, сценарист һәм язучы Василий Макарович Шукшин тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. В.Шукшинга совет кинематография өлкәсендәге казанышлары өчен “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелүен искәртте. Чара барышында катнашучылар аның хикәяләрен һәм аның төп рольләрдә уйнаган, үзләренең яраткан кинофильмнарын искә төшерделәр. “Кызыл балан”, “Ике Федор”, “Алар Ватан өчен көрәштеләр”-дигән танылган фильмнарыннан видео-презентация һәм фрагментлар карадылар.

Чара, китаплар күргәзмәсе кысаларында, “Василий Шукшин: портретка штрихлар”- дигән  тема астында узды. Катнашучылар китапханәчегә җылы, күңелле очрашу үткәргәне һәм аларга яшәргә булышкан илһамлы хатирәләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International