Терроризмга каршы куркынычсызлык буенча профилактика кысаларында, социаль приют педагог-психологы Гөлназ Юнысова зур төркемдә тәрбияләнүче 20 бала белән “Терроризм һәм экстремизмга каршы” дип аталган дәрес уздырды. Чара барышында балалар гадәттән тыш хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Алган белемнәргә нәтиҗә ясап, әлеге темага рәсем бәйгесе үткәрелде. Чара тәрбияләнүчеләрне террорчылык янауларыннан саклау һәм җәмгыятьтә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү максатыннан үткәрелде.