“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына” М.М.Гайнутдинова җитәкчелегендәге волонтерлар оешмасы кунакта

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 нче апрель көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына” М.М.Гайнутдинова  җитәкчелегендәге волонтерлар оешмасы кунакка килде. Бу хәйрия концертының максаты һәм бурычлары:

-әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәт булдыру;

-күңел ачу һәм иҗат итү күнекмәләрен үстерү;

-кешеләргә әхлакый шәфкатьлелек, күңел игелеге, ихласлылык  төшенчәләрен сеңдерергә;

- кешеләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда яшеренгән иреклелек потенциалын ачу.

Кунаклар бик матур концерт программасы белән килгән иде. Алар безнең өлкәннәребезгә искиткеч бәйрәм оештырдылар,шулай ук бүләкләр, тәм-томнар алып килгәннәр. Интернатта яшәүчеләр  волонтерлар белән бергә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бу концерт өмет  һәм ышаныч, җылылык һәм игелеклелек белән сугарылган иде. Мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булу кайвакыт авыр, әмма тормышта  кирәк, чөнки бу хис безне көчлерәк итә. Безнең һәрберебез, шатлык һәм өмет нурын бүләк итеп, игелекле тылсымчы була ала.

Катнашучылар саны – 73 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International