Алабуга «Доверие» үзәгендә «Тормыш тамчысы: кан доноры кем ул? дигән әңгәмә узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

        Алабуганың “Доверие” үзәгендә 17 апрель көнендә «Язгы игелек атнасы» чаралары старт алды. Яз башында шәһәрдә халык арасында толерантлык, яхшылык һәм мәрхәмәтлелекне үстерүгә ярдәм итүче чаралар үткәрелә. Аларга төрле-төрле  оешмалар белгечләре җәлеп ителә. Бу ел да искәрмә түгел, үзәкнең гаилә бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны мөһим социаль бәйрәме «Милли донор көне»  белән таныштырырга булганнар. Балалар өчен “Кан доноры-кем ул?” дигән темага әңгәмә оештырылды. Әңгәмәгә 8 бала чакырылды. Чараның төп максаты-балаларны кан донорлыгы турында агарту һәм кешеләргә ярдәм итү теләге, кан донорлыгына бәйле булган ялгышлыкларны һәм мифларны юкка чыгару кебек шәхси сыйфатларны үстерү булды. Чарада күп балалы гаилә балалары, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты. Балалар видеопрезентация карадылар, донорлык турында шигырьләр укыдылар, бу балаларны кан бирү аркасында тормышны саклап калу турында җитди уйланырга мәҗбүр итте. Белгечләр чараның максатына ирештеләр дип өметләнәләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International