Максат: Шаров Сергейны 18 яшь тулган көне белән котлау, бәйрәм атмосферасы тудыру, төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Катнашучылар саны: 15 бала. Туган көн-баланың иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, ул һәрвакыт әкияти, гаҗәеп һәм гадәти булмаган бәйрәм. Беренче чиратта без тәрбиячеләр Шаров Сергейны 18 яшьлек юбилее белән котладык, бүләкләр, открыткалар бүләк иттек. Тантаналы мизгелдән соң, балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Балалар “ Ак калач” җырын җырладылар, кул чаптылар. Тантананың "татлы" өлеше торттагы шәмнәр кабызудан башланды һәм балалар тәмле торт белән сыйландылар.