Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Умырзая көне.

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара Умырзая көненә багышланган чара узды.

Бу бәйрәмне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш Үзәге хезмәткәрләре оештырды.

Умырзая - назлы ак чәчәк. Ул кышның тәмамлануын һәм яз башлануын символлаштыра. Аңа багышланган бәйрәм язгы җылылык бүләк итүгә, кешеләргә өмет уятуга һәм елмаю тудыруга юнәлдерелгән.

Кунаклар бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, чәчәкләр темасына «Көйне тап» уенын үткәрделәр, халык һәм популяр җырлар җырладылар, ә чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Социаль хезмәт алучыларның бәхетле күзләренә карагач, чараның үз максатларына ирешүе аңлашылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International