Дәреснең максаты: интернетта кирәкле мәгълүматны табу һәм әлеге мәгълүматны гарденотерапия технологиясында куллану.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер грамотасына өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә. Бу эш компьютер һәм интернет белән эшләү хисабына, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту, интернат-йортта яшәүчеләргә заманча интернет- технологияләр буенча куркуларын җиңәргә ярдәм итәчәк.
Бублеева Г. Г. декоратив кабак сортлары белән кызыксына, интернет буенча кирәкле материаллар эзләп табарга өйрәнде. Кирәкле материалларны табып, төрле декоратив кабакларның сортлары, агротехникасын өйрәнеп орлыкларны савытка утыртты. Шулай итеп, компьютерда эшли белү гарденотерапия технологиясына ярдәмгә килде.
Әлеге эшнең максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен кызыксындырган файдалы мәгълүматләрне табарга, кирәк чакта кулланырга мөмкинлек бирә. Бу төр шөгыль өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга бер баскыч.