2019 нчы елның 15 нче апрель көнне ЮгарыУтар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә, тәрбияче Васильева Элла Рафаэль кызы «Язгы чәчәкләр» темасына шөгыль үткәрде.
Максатлар:
-беренче язгы чәчәкләр турында белемнәрен баету һәм ныгыту;
-балаларның иҗади күзаллауларын үстерү;
-кәгазь, мамык дискларhәм таякчыклар белән эшләү алымнарын үстерү;
-кулларның вак моторикасын үстерү;
-квадратлар, почмакларны түгәрәкләп кисү алымнарын өйрәнү.
Шөгыльдә берничә бала катнашты. Тәрбияче язгы чәчәкләр hәм яз билгеләре белән таныштырды. Язга багышланган ял итү минутлары уздырды. Аның барышында балалар кулларын баш өстенә күтәреп, бергәләп кул чаптылар, бармакларын кысып яңадан җәйделэр. Тәрбияче белән бергәләп, кәгазьне кисеп, аңа мамык дисклардан ясалган шаблоннарны ябыштырдылар. Балалар букет ясау эшен башкарып чыктылар. Барысы да булдырды, балалар бик куп уңай хис-кичерешләр алдылар.