«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә үзәк китапханә хезмәткәрләре белән очрашу узды.

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

        Таҗик мәдәнияте айлыгы кысаларында Чистай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре таҗик халкы мәдәниятенә багышланган мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрделәр.  Белгечләр халык биюләре, әдәбият, фольклор һәм гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, төбәкнең географиясе һәм табигате белән таныштырдылар. Социаль хезмәт алучылар китапханә белгечләрен бик игътибар белән  тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган  сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International