2019 елның 15 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Ерак Себердә яшәүче кыргый хайваннар тормышы ” дигән викторина узды.
Шөгыль башында хайваннар тормышы турында документаль фильм карадылар, төрле кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
Икенче өлештә викторина буенча сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Шөгыль ахырында пластилиннан пингвин әвәләделәр. Шөгыль бик кызыклы булды. Балалар табигатьтәге хайваннарны сакларга һәм якларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.