Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Космонавтика көне.
2019 елның 12 апрелендә, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, 5 бала белән Космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара үткәрделәр.
Бу чараның максаты балаларда космос очулары турында белемнәрен арттырудан торды.
Балалар чара барышында бик теләп космосның беренче ачышлары һәм космоска беренче очуы турында тыңладылар, рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Ахырдан, чарада катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр таратылды.