“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар өчен “Бергәләп биик әле” дигән түгәрәк программасы буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны бию түгәрәгендә шөгыльләнүгә җәлеп итү, ялларын күңелле үткәрү иде.
Бию – ул хәрәкәт, ә хәрәкәт – яшәү рәвеше!
Белгеч социаль хезмәт алучыларны бию түгәрәге программасы белән таныштырды һәм музыкаль-ритмик хәрәкәтләрнең кан әйләнешен, сулыш процессларын яхшыртуын һәм йөрәк мускулларын ныгытуын аңлатты. Белгеч, теләге булганнарны, чараның төрле өлешендә катнашырга чакырды; аларның яхшы кәеф алу һәм үз-үзләрен күрсәтү ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлегеннән файдалана алуларын искә төшерде. Катнашучылар фигуралы вальс әйләнешенең төрле элементларын җентекләп, тасвирлап карадылар һәм үзләре бу хәрәкәтләрне практикада ясадылар.
Музыка барышында партнер-волонтер Шәихтимир Насреев белән берлектә түгәрәккә йөргән катнашучылар фигуралы вальс башкардылар. Чарада катнашучылар вальс биюе белән кызыксынуларын һәм алга таба да бу шөгыльне дәвам итү теләкләрен белдерделәр.
Чарада 24 кеше катнашты.