Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Белмәмеш белән Айга сәяхәт” дип исемленгән уен- сәяхәт.

2019 елның 12 апреле, җомга

Уенның максаты: балаларда галәмгә һәм аның киңлеген яулаган кешеләргә кызыксынуларын булдыру. Уен-сәяхәт “Очучы буласым килә!” дигән девиз белән башланып китте. Белмәмеш балаларга галәм, йолдызлар турында сойләде. Сигнал буенча “Көнчыгыш” исемле ракета-пазлысы җыйдылар. Һәр очучы бала очыштагы кагыйдәләрне өйрәнеп, Кояш системасының планетасын өйрәнергә очтылар. Белмәмеш балаларга галәм турында табышмаклар бирде һәм аларга дөрес җаваплар алды. Уен ахырында “Белмәмеш Айда” дигән мультфильм карадылар. Бу уен-сәяхәт бик мавыктыргыч һәм файдалы утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International