12 нче апрель көнне бөтен ил “Космонавтика көне”н билгеләп үтә. Безнең өчен бүген җирдән космик корабльләр старт алуы, космик станцияләрдә айлар буе космонавтлар яшәве һәм хезмәт итүе, автомат станцияләр планетлары бик гадәти тоела. Ә бит әле күптән түгел генә, ярты гасыр элек, космик очышлар турында фантастик күренеш кенә дип сөйлиләр иде. “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” өлкәннәр өчен бәйрәмгә багышланган презентация күрсәтелде. Космос, космонавтика темасына багышланган әңгәмә алып барылды, үзенең хезмәт иткән вакыттагы маҗаралы хәлләре турында интернатта яшәүче Корнилов Евгений да сөйләп алды. Соңыннан бәйрәмгә багышлап кулдан открыткалар ясалды.