(2).jpg)
Питрәч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мария Ефим кызы Пилюгина 104 нче туган көнен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярны котларга Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Сәхәбиева Р. Р, ветераннар советы рәисе Э. М. Фәйзуллина, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хәйруллина Э. И., "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе мөдире Туркунова Ф.И.һәм белгечләре килде .
Мария Ефимовна кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды. Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин юбилярны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сугышка кадэрге елларда да Мария Ефимовна тормыш сөючәнлеген, акыл һәм юмор хисен югалтмый. “Мин беркайчан да кешедән көнләшмәдем, кешеләрне яраттым , җырларга бик яраттымм һәм минем янымда гел яхшы кешеләр генә булды - озын гомерлелек сере бэлки шундадыр", - диде Мария Ефимовна кунакларга.
2009 елдан Мария Ефимовнаны " Кайгырту” узәге социаль хезмәткәре Гыйззәтуллина Әлфинур Габделхак кызы карый.