"Авырлыклар аша йолдызларга". Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

1961 нче елның 12 нче апрелендә «Көнчыгыш» космик кораблендә беренче тапкыр планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин космоска очты. 58 ел элек космос үзләштерүнең яңа эрасы башланды. Безнең ил һәм бөтен дөнья бу вакыйганы билгеләп үтә. «Веста” үзәгендә социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар да читтә калмады. Хезмәт буенча инструкторлар Лариса Евстратьева һәм Гүзәл Галиуллина "Авырлыклар аша йолдызларга" темасына рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның максаты: балаларның космос, танылган космонавтлар һәм галәмне беренче ачучылар турында белемнәрен үстерү.

Дәрес башында балаларга космос турында видео презентация тәкъдим ителде. Аны карау барышында балалар космос турындагы белемнәрен генә тикшереп калмыйча, планетаның беренче космонавты – Юрий Гагарин исеме белән бәйле космонавтларның исемнәрен, шәһәребезнең истәлекле урыннарын искә төшерә алдылар. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, күбесе әлеге тема буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр, кызыксынуларын белдерделәр. Әңгәмәдән соң балаларга Космос темасына рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Аларның ничек рәсем ясавы турында фикер алышканнан соң, балалар эшкә кереште. Балалар рәсем ясау техникасын кулландылар, бигрәк тә төсле сабын куыклары белән рәсем ясау ошады. Кәгазь битендә бик кызыклы кабатланмас космик бизәкләр килеп чыкты.

Иң яхшы эшләр Үзәк стендында урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International