«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Яхшылык һәм явызлык» дигән мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучылар арасында игелек, хөрмәт, мәхәббәт кебек мөһим әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру.
Игелек-якыннарыңа, шулай ук таныш булмаган кешеләргә яки хайваннарга һәм үсемлек дөньясына ярдәм итү өчен риясыз һәм ихлас омтылыш. Явызлык-ул киресенчә, кеше тормышына начарлык китерә. Аерым алганда, бу үз кешеләреңә зыян, зарар, газап китерү дигән сүз.
Чара теманы формалаштырырга ярдәм итә торган әйтемнәр белән башланды. Социаль хезмәт алучылар сорауларга җавап бирделәр: «Игелек-ул... Явызлык-ул...». «Игелек агачы» күнегүендә-катнашучылар кылган яхшы гамәлләрен йөрәк формасында киселгән кагәзьләргә язып, агач ботакларына ябыштырып куйдылар. Социаль хезмәт алучылар өйдә дә агач куеп, эшләгән яхшы гамәлләрен кагәзьгә язып, агачка беркетеп барып, нәтиҗә ясап карау турында фикер алыштылар. «Мәкальнең дәвамын тап» дигән күнегү һәм «Игелеклеме син?» дигән тест үткәрелде. Чараны тәмамлап, яхшылык һәм явызлык турында риваять тыңлап, фикер алыштык.
Чара җылы, күңелле атмосферада узды. Катнашучылар мондый төр чараларны еш үткәрергә кирәклеген азсызыкладылар, чөнки мондый чара игелекнең әһәмиятен аңларга өйрәтә.
Чарада 12 кеше катнашты.