9 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр (халыкны социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, республика матди ярдәм үзәге) хезмәткәрләре белән янгын вакытында кешеләрне өйрәтү-тренировка эвакуациясе уздырылды.
Эвакуация дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Бадреев Марат Азат улы катнашында узды. Әзерлек этаплары вакытында барлык хезмәткәрләр белән теоретик һәм гамәли занятиеләр үткәрелде.
Эвакуациянең факттагы вакыты 1,7 минут тәшкил итте, бу эвакуациянең расчет вакытына туры килә. Эвакуация югары оештыру дәрәҗәсендә узды.