Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчелэр шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштылар

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәучеләре  шагыйрә, драматург, прозаик, публицист,  С. Сөләйманова премия лауреаты, язучылар берлеге әгъзасы  Айгөл Ахметгалиеваның Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә узган иҗат кичәсендә булдылар.

Шагыйрә үзенең иҗади эшчәнлеге турында, татар теле турында, геройларының прототиплары турында сөйләде. «Баланнарда бал тәме», «Синең өчен яшим», «Сагынган чакларымда», «Ак читек», «Хәния» – менә авторның кайбер китаплары. Шуларның берсе иртә вафат булган татар эстрадасың йолдызы Хәния Фәрхи иҗаты һәм тормышы турында. 

Интернат-йортында яшәүчеләренә иҗат кичәсе бик ошаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International