Бөтендөнья сәламәтлек көне

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

   Күптән түгел «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда сәламәтлек көне узды. Ул 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешкан көнне ел саен билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.

   Көннең беренче яртысында Александр паркына фин йөреше дәресенә чыктылар. Анда медучилище студентлары белән бергә флешмобта да катнаштылар.

  Көннең икенче яртысында интернат-йортта «Сәламәтлек бәйрәме» узды. Яшәүчеләр Бөтендөнья сәламәтлек көне максатлары һәм бурычлары турында белделәр. Медпрофилактика кабинеты хезмәткәре туберкулезның нәрсә икәнлеге, аның симптомнары һәм дәвалау алымнары турында видеоролик күрсәтте. Биредә яшәүчеләр презентация карадылар.

   КФУ ЕИ «ЭкоДОС» отряды волонтерлары һәм студентлары башкаруында сәламәтлек, бәхет, игелеклелек һәм шәфкать турында җырлар яңгырады.

Яшәүчеләр «Сәламәт бул!» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Учреждение психологы көлү йогасы буенча гимнастика үткәрде. Көлү йогасы -ул җиңел, куркынычсыз һәм күңелле сәламәтлекне яхшырту ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International