Агымдагы елның 9 апрелендә Балтачның «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең укуы булып узды, анда 42 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Катнашучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне тикшерү буенча үткәрелгән тест нәтиҗәләре белән таныштырды. Хезмәткәрләргә социаль хезмәт алучыларның язгы ташуга каршы чараларны дәвам итүе турында искә төшерде.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина бүлек эшчәнлеген планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын анализлауга җентекләп тукталды. 1 апрельдән «Чиста йорт» акциясе башлануын игълан итте.
Балтач халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алмаз Нургалиев 2018 елның 27 ноябрендә кабул ителгән 422-ФЗ номерлы «Һөнәри керемгә салым «махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»гы Федераль закон белән таныштырды. Мөмкин булган кадәр гади һәм уңайлы онлайн-теркәлү узу мөмкинлеге турында аңлатты. Катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина «Туберкулез профилактикасы» темасына лекция белән чыгыш ясады. Аның белән һәркем таныша ала торган саклык чаралары күрсәтелде. Аннары ул социаль хезмәткәрләргә урын өстендә ятучы авыруларны карау үзенчәлекләре турында искә төшерде.