Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта план буенча кешеләрне төнге вакытта эвакуацияләү үткәрелде. Күнегүләрнең максаты-гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда хезмәткәрләрнең үз гамәлләрен белүе, кешеләрне коткарганда гамәли күнекмәләр булдыру. Күнегүләр оешкан төстә узды, барлык социаль хезмәт алучылар бинадан эвакуацияләнде.