Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 08нче апрельдә янгын чыккан вакытта кешеләрне бинадан чыгару һәм ярдәм күрсәтү чараларын ныгыту максаты белән социаль ярдәм алучыларны эвакуацияләделәр. Әлеге чарада 42 кешедән торган коллективны, 76 баланы, ата-ананы бинадан чыгардылар. Эвакуациягә әйбәт билгесе куелды.