“Толерант аралашу ысуллары”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында “Без нинди барыбыз да төрле” шөгыльләр курсыннан Түбән Кама шәһәренең “Веста” Үзәге белгече Гүзәл Валиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта 8-11 яшьлек 11 бала өчен “Толерант аралашу ысуллары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны толерант аралашу ысуллары белән таныштыру; бердәмлек, үзара аңлашу дәрәҗәсен арттыру; катнашучыларның игътибарын һәр шәхеснең уникальлегенә юнәлтү; кешеләр арасында аермаларны бәяләргә һәм аларның нинди булуын кабул итәргә өйрәтү.

Дәрес башында үткәрелгән “Хәерле көн, шалом, салют!” уены балаларга алдагы эшчәнлеккә әзерләнүне оештырырга ярдәм итте. Катнашучылар Россия халыкларының нинди телләрдә сөләшүләрен искә алдылар һәм бер-берсен сәламләделәр. “Кем ул?” уены кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Балалар кәгазьгә үз исемнәрен язарга һәм яңа гадәти булмаган, кызыклы яки гади генә шәхеснең индивидуальлеген ассызыклаучы әмма мөһим характеристикасын күрсәтүче яисә аңлатучы бер сыйфатны язарга тиеш булдылар. “Сез ничек толерантлы” тесты катнашучыларда аларның сыгылмалы була алалармы икәнлеген күрсәтте. 

Дәрес азагында нәтиҗәләр ясау барышында балалар сорауларга җавап бирделәр: бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белделәр? Нинди яңа әйберләргә өйрәнделәр?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International