7 нче апрель илебездә “Сәламәтлек көне” буларак үткәрелә. Шул уңайдан Җәлил картлар йорты өлкәннәре психолог Нәҗметдинова Гөлнара һәм Бәдретдинова Гөлназ белән берлектә паркта йөреп кайттылар. Барлык өлкәннәребез дә паркта ял итеп, саф һава сулап йөрде, төрле физик күнегүләр ясадылар. Сәламәтлекнең организмга файдасы турында әңгәмә оештырып, үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар. Өлкәннәребезгә бу бик ошады. Саф һавада булуның уңай якларын да исәпкә алып, парк буйлап йөрүләрнең ешрак булуын теләп калдылар.