Чираттагы тапкыр Баулы шәһәре Муса Җәлиль мәдәният йортының иҗат коллективы интернат - йортта яшәүче социаль хезмәт алучыларны «Язгы тамчы " концерт программасы белән сөендерделәр.
Апрель аеның кояшлы көнендә рус һәм татар телләрендә күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Артистлар көн буена шатлык, яхшы һәм уңай кәеф, күп елмаюлар бүләк иттелә. Интернат-йортта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп, артистлар аларга кабат килергә вәгъдә иттеләр. Интернат –йорты җитәкчесе Т. В. Калимуллина, үз чиратында, Мәдәният йорты коллективына чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде.
(10).jpg)