Туган көнең белән!, Чирмешән КЦСОН “Мәрхәмәтле йөрәк”

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Туган көнең белән!» хәйрия акциясе дәвам итә.

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Галина Микушева, волонтерлар Римма Әхмәтшина, Галина Маркелова, Римма Зәйнуллина, Альбина Ахмедова Чирмешәндә яшәүче Айсылу Хәсәнованы туган көне белән тәбрикләделәр. Аңа 13 яшь тулды.

Кунаклар Айсылуга тәмле торт, шарлардан ясалган композиция, кәрзин белән чәчәкләр бүләк иттеләр. Ә чәчтарашлар Любовь Спиридонова һәм Елена Минаева Айсылу һәм аның сеңелесе Алсуга матур прическалар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International