Психологик диагностика, Чирмешән КЦСОН “Мәрхәмәтле йөрәк”

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Галина Микушева, социаль педагог Гүзәлия Сафиуллина һәм психолог Альбина Гыйләҗева “Кармыш төп мәктәбе” гомумбелем учреждениесендә  булдылар.

Биредә алар башлангыч сыйныф укучылары белән психологик диагностика үткәрделәр. Балалар «Мозартика»программасы буенча күзаллауны киңәйтүгә һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән уеннар белән үткәрелгән чарада бик теләп катнаштылар. Шулай ук аларга «Ком терапиясе» ярдәмендә оештырылган релаксация дәресе дә бик ошады. Әлеге чараларда барлыгы 12 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International