«Максатлар белән эшләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде.

2019 елның 5 апреле, җомга

«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Максатлар белән эшләү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Чара тормыш максатлары күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.                    

 Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 14 балигъ булмаган бала катнашты.

Шөгыль вакытында балалар бер минут эчендә үз максатларын парлашып сөйләделәр, сораштыру барышында үз максатларын формалаштыра алулары ачыкланды.

Психолог яшүсмерләргә тормышта үз максатларын аңларга ярдәм итте һәм аларны тормышка ашыру юлларын күрсәтте. Төркемле чара ахырында рефлексия һәм фикер алышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International