“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында “Дуслар даирәсендә” дигән концерт булып узды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның үз сәләтләрен күрсәтү, актив тормыш позициясе формалаштыру һәм аларның ялын оештыру иде.
Концерт программасын бер социаль хезмәт алучыны туган көне белән котлаудан һәм аның гыйбрәтле сөйләве белән башладылар. Социаль хезмәт алучылар күңелләрен биреп, татар һәм рус телләрендә яшьлек җырларын тыңладылар һәм чыгыш ясаучыларга кушылып җырладылар. Көмеш яшьтәге социаль хезмәт алучы Валентина Гранкина тамашачыларны яттан шигырь сөйләп гаҗәпләндерде. Владимир Кириков “Изгелек” үзәге, тормыш турында үз иншасында шигырьләр сөйләде.
“Бергәләп биик әле” дигән бию түгәрәгендә катнашучыларның вальсы һәм татар биюе чараны бизәп торды. Иркен, дустанә атмосфера, алкышлар һәм тамашачылар ярдәме чыгыш ясаучыларга үзләренең талантларын һәм сәләтләрен күрсәтү ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итте.
Чарада 36 кеше катнашты.