2019 елның 9 апрелендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре " Газ һәм электр җиһазлары белән сак булыгыз» дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр. «Ѳлкән кешеләрнен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында, Мамадыш муниципаль районынын халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенен өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы олкэн яшьтэге кешеләрнен янгын куркынычсызлыгын, торак-көнкүреш, яшәү шартларын даими тикшерә. Шулай ук аларга көнкүрештә бәхетсезлек очракларыннан, юл һәлакәтләреннән һәм җинаятьчелектэн котылу чаралары турындагы белешмәлекләр таратыллар.