“Кемнең нинди аяк киеме?”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

 “Әни+бәби” клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала һәм аларның ата-аналары арасында “Кемнең нинди аяк киеме?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - балаларның белемнәрен киңәйтү һәм “Аяк киеме” темасы буенча сүзлекләрен баету.

Дәрес сюрприз мизгелдән башланды – балалар бүлмәдә тылсымлы сандык таптылар. Зур кызыксыну белән тартманы ачып, анда төрле аяк киемнәре икәнен күрделәр. “Парын тап”, “Ботинканы баула”, “Шундый ук бизәк төшер” уеннары һәр баланың шәхси үсешен оптимальләштерүгә, аларга танып-белү, сөйләм, хәрәкәт, гамәли осталыкка һәм күнекмәләр алуга юнәлтелгән иде. Дәреснең барлык өлеше дә үзара тыгыз бәйләнгән иде, бер өлеше салмак кына башкасына күчә барды. Дәреснең һәр этабында эшчәнлек төренең алышынуы балаларның талчыгуын булдырмый калырга мөмкинлек бирде. Уен мотивациясе балаларда зур кызыксыну уятты, активлык югары иде. Балалар эшчәнлегенең тагын да югары нәтиҗәләрен алу өчен төрле күрсәтмә материаллар кулланылды, алар балаларның яшенә, дәреснең темасына һәм максатларына туры килде. Балалар кызыксындылар, игътибарлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдылар. Кирәк булганда, әниләр сабыйларына ярдәм иттеләр, актив рәвештә эшчәнлекнең һәр төренә кушылдылар.

Әниләр дә, аларның нәниләре дә дәрес дәвамында үзләрен уңайлы хис иттеләр, уен биремнәрендә дә бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп музыка астында биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International