5 нче апрель 2019 нчы ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Күңелле стартлар» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту, физик культура белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, эмоциональ-уңай шартлар тудыру.
Ярышта үзара ярдәм һәм дуслык атмосферасында командалар спорт биремнәрен үтәделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр һәм җитезлекне күрсәттеләр. Күңелле стартларда түбәндәге биремнәр булды: «Разминка», «Күтәреп ал,төшермә», «Тизаяклы команда», «Җитез команда», «Көнгерә», «Сикергеч».
Катнашучылар үзләрен көчле, җитез итеп күрсәтеп, барлык ярышларда рәхәтләнеп, зур энтузиазм белән уйнадылар. Залда яхшы көндәшлек, дуслык, күңел ачу һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Спорт чарасы ярдәмендә социаль хезмәт алучылар күтәренке, позитив һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада 16 кеше катнашты.