Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 1950 елдан башлап 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дигән спорт бәйрәме үткәрелде.
Интернатта яшәүчеләр туплар, гантельләр, кыршаулар белән ярыштылар, шулай ук шашка һәм шахмат уйнадылар. Чараның төп мәгънәсе-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Спорт ярышлары уен-көлке, елмаюлар белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да чарадан канәгать калды. Чөнки алар өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, бер-берсе белән аралашу иде.