"Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Камырдан могҗиза" исемле дәрес үткәрделәр

2019 елның 5 апреле, җомга

Тозлы камырдан бик  күп эшләнмәләр, мәсәлән: чәчәкләр хайван сыннары, уенчыклар, картиналар ясарга мөмкин. Тозлы камырны әвәләп ясау  биокерамика дип атала.Бу камырның өстенлеге шунда: аның белән эшләү уңайлы, әлеге материал тулысынча зарарсыз һәм аннан эшләнмәләр берничә ел сөендерәчәк 2019 елның 3 апрелендә Питрәч муниципаль районы дәүләт автоном  «Кайгырту» халыкка  комплекслы  социаль хезмщт күрсәтү үзәге базасында балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү  бүлекчәсе белгечләре  «Я-сам»  клубы кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты: социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән балигъ булмаганнарның белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерү, алар киләчәктә уңышлы социализацияне тәэмин итә алачак.

Соцыннан балалар белән мускуллар  киеренкелегеннән азат итү күнекмәләрен формалаштыру өчен  «Тормыш агачы» бию терапиясе үткәрелде:

  • Үзеңнең кысылган мускулларны табу һәм язып җибәрү.
  • аралашуның компонентларын өйрәнү.
  • үз тәнеңнең телен аңлау.
  • Чара ахырында балалар «Альпари  хәйрия» фондыннан истәлекле сувенирлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International