Алабуга “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Profibook” социаль проекты партнерлары белән берлектә көллияткә экскурсия оештырды. Көллиятнең кунаклары күп балалы гаиләләрдә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдә тәрбияләнүче 13-14 яшьлек балалар булды. Балалар өчен белгечләр көллият буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырдылар, укытучылар кызыклы әңгәмә һәм укучыларның эшләрен презентацияләү формасында белгечлек буенча әңгәмә әзерләделәр. Укучыларның үзләрен эретеп ябыштыручы ролендә сынап карау һәм эш азагында эретеп ябыштыру җөйләренең сыйфатына бәя бирү мөмкинлеге бар иде, химия анализы лабораториясендә химик элементлар белән тәҗрибәләр үткәргәндә реакцияләрне күзәтү мөмкинлеге бар иде. Мастерскойда балаларга дәресләрдә алган белемнең ничек итеп практикада кулланылуын күрсәттеләр. Экскурсия балаларга бик күп уңай эмоцияләр алып килде һәм политехник көллияттә белем алырга мөмкин булган һөнәрләр белән кызыксындылар. Экскурсиядә катнашучылар, һөнәрне дөрес сайларга дигән нәтиҗә ясадылар-бу эшне сайлап алу генә дигән сүз түгел, ул канәгатьлек һәм шатлык бирэ торган эш булырга тиеш!