Ш.Шәймиев музеена экскурсия

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

   4 апрель 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр  Ш.Шәймиев музеена экскурсиягә бардылар. Музей хезмәткәрләре өлкәннәргә кызыклы Һәм мавыктыргыч викторина әзерләгәннәр. Алар әби – бабаларыбызны җитезлектә, тапкырлыкта сынап карадылар. Бу очрашу аларның күңелләрендә бик озакка сакланыр. Иң азактан музей хезмәткәләре өлкәннәребезгә истәлекле бүләкләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International