Кисәтелгән-димәк, коралланган

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Мәрхәмәтлелек үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Янгынга каршы сак бүлеге хезмәткәрләре катнашында бик кирәкле һәм файдалы чара булып узды.

Чарада 27 ял итүче катнашты. Алар арасында 12 өлкән  һәм 15 сәламәтлеге чикле кеше бар иде.

Чараның максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, көтелмәгән хәлләрдә каушап, югалып калмыйча бәлагә таручыга дөрес ярдәм күрсәтә белү, беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес куллану кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту булды.

Мәрхәмәтлелек үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә Яңа Кенәр янгынга каршы сак бүлеге начальнигы Ахметов Х.Х. катнашында мондый чаралар  даими рәвештә үткәрелеп тора. Чөнки нәкъ менә даими үткәрелгән аңлату эшләре генә кешедә янгынга каршы чараларны үтәү кагыйдәләрен ныгыта. Бу чараларның асылы - кеше гомерен саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International