“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Юл билгеләре” дигән танып – белү уены Могҗизалар кыры үтте

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның  4 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Юл билгеләре” дигән танып – белү уены Могҗизалар кыры үтте. Максаты балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру иде. Бу юлы тәрбиячеләр балаларны уен аша юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырырга булдылар.  Алар өч тур әзерләделәр, анда чын уенда кебек барабан, сектор “+”, бүләк булды. Полуфиналдан соң финалга чыгуны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Уен бик күңелле килеп чыкты. Алып баручы катнашучыларга кызыклы сораулар бирде һәм аларны көлдерде. Мондый уеннарда катнашканда, балалар куелган бурычларны һәм максатларны истә тотарга тырышалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International