Максат: вак моториканы үстерү, хәвефлелекне киметү, фантазияне, баш мие эшчәнлеген үстерү.
Бүген, 4 апрель көнне, Мәслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында пластилинография технологиясе буенча Арт терапия дәресе узды. Умырзая чәчәгенең шаблоны алдан үк бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләргә ясалды, пластилин йомшартылды. Дәрес барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның кәефен яхшырту, психологик тынычлыкка ирешү каралган. Дәрестә бик теләп Ханнанова Э. М., Чернышова М. Ф., Миннугулова З. М., Гайнетдинова З. З. З., Вәлиева Д. А. катнаштылар. «Табигатьтә яз» темасына әңгәмә үткәрелде, аннан соң пластилин белән эш башланды.
Пластилин белән эшләү матурлыкны һәм сәнгать тәмен үята, кулларның вак моторикасын үстерә. Эш барышында баш миенең күп кенә зоналары активлаша һәм «шатлык гормоны» эшкәртелеп чыгарыла. Барлык катнашучылар да үзләренең эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм иҗади процесс ахырында «Умырзая» җырын башкардылар.