Профсоюз семинары
2019 елның 3 апрелендә, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, Чирмешән районында профсоюз тарафыннан оештырылган зональ семинарда катнаштылар. Семинарда катнашучылар эшлекле уен форматында, башлангыч профсоюз оешмаларында сайлаулар һәм хисапнамәләр үткәрү нигезләренә өйрәнделәр. Шундый чаралар яңа белемнәр алу, профсоюз хәрәкәте үсешенең төп бурычларын билгеләүгә юнәлтелә.