2 апрельда Иске Арыш авыл җирлегендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Бердәм кабул итү Көне узды.
Прокуратура, суд приставлары хезмәте вәкилләре, Балык Бистәсе районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, халыкның мәшгульлек үзәге директоры, попечительлек һәм опека бүлеге җитәкчесе мөрәҗәгать иткән кешеләрнең сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын эзләде.