2019 елның 2 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр милли аш – су пешерү буенча мастер – класс үткәрделәр. Дәреснең максаты – балаларның милли аш –су турындагы белемнәрен киңәйтү, аның күп төрлелеге турында камырдан эшләнмәләрнең ничек әзерләнүен күрсәтү, милли кухняга мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес башында балалар тәрбияче сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр карадылар.
Практик өлештә балалар һәм ата – аналар да тозлы камырдан эшләнгән әйберләрне бик актив ясадылар. Дәрес ахырында милли аш-су төрле бәйрәм өстәленең бизәге дигән нәтиҗә ясалды.