“Баланы ничек дөрес мактарга”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

“Без бергә” клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Олеся Мингазетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар өчен “Баланы ничек дөрес мактарга” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның балалар белән үзара хезмәттәшлеге процессында коммуникатив күнекмәләрен үстерү (кызыксындыру).

Психолог тарафыннан дәрес башында үткәрелгән “Әниемнең ягымлы сүзләре” күнегүе уңай эмоциональ шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. “Бүләкләү нәрсә булырга мөмкин” күнегүе балага йогынты ясауның методлары һәм формалары турында ачыклара мөмкинлек бирде. Күнегүне тәмамлап, психолог барысына да “Бәя бирү сүзлеге” уенына күчәргә тәкъдим итте. Әлеге уенда ата-аналарга үзләренең балаларын уңай бәяләү өчен нинди сүзләр һәм фразалар кулланулары турында уйларга һәм җавап бирергә кирәк булды. Яхшы шартлар һәм күтәренке кәеф булдыру өчен “Бер-береңне мактап” дигән уен күнегүе үткәрелде.

Рефлексия барышында күп кенә ата - аналар үз балаңның яхшы ягын гына күрү, аны гел мактап тору, җылы сүзләр әйтү - бу, әлбәттә, катлаулы бурыч, әмма моны эшләргә кирәк дигән фикергә килделәр. Дәрес ахырында төркем катнашучылары белән психолог “Күңел күле” релаксациясен үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International